Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«ТАТАR сүзе» республика бәйгесе башланды

ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әсәрләрен сәнгатьле укучылар бәйгесен гамәлгә куйды.

Татар дәүләт филармониясе - «ТАТАR сүзе» бәйгесен оештыручы.


Татар телен үстерү, саклау, милли кыйммәтләрне югалтмау, төрле чаралар белән милләтне үстерергә омтылу максатыннан оештырыла әлеге бәйге.


Бәйгедә профессионаллар да, үзешчәннәр дә катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.


Бәйгенең приз фонды - 1 миллион сум.


Беренче турда катнашучылар tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки +7919 690 04 22 WhatsApp номерына үзләре сөйләп, сәнгатьле уку, әдәби-музыкаль композиция, уен элементлары белән диалог форматларында видеоязма җибәрәләр. Эшләр 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Язмаларны мәртәбәле жюри караячак.


«ТАТАR сүзе»нең икенче туры 20 февральдә булачак.
Ә гала-концерт 21 февраль – туган тел көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса