Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яңа елга әзерләнә

Быел әлмәтлеләрне яңа ел сюрпризы көтә. Объектлар “Яңа ел” боҗрасы буенча урнаштырылачак.

Шәһәрдә бәйрәм чыршысы инде урнаштырылды. Шулай ук чыршы янына ал җилкәнле кораб һәм аҗдаһа да урнаштырылды.


Быел әлмәтлеләрне яңа ел сюрпризы көтә. Объектлар шәһәр буенча билгеле бер тәртиптә – “Яңа ел” боҗрасы буенча урнаштырылачак.


Төп күңел ачу мәйданчыгы - «Нефтьче» каршындагы мәйданчык. Сәяхәт юлы “Татнефть” каршындагы мәйданнан, аннан Ленин мәйданыннан, шарлавыклы буалардан узачак.


Яңа ел бизәкләренең темасы төрле (космик, милли), Кыш бабайның резиденциясе дә булачак. Шарлавыклы буаларда диңгез әкияте ясалачак. Яңа ел символы – үгез “Нефтяник” хоккей клубының символы буларак Боз сарае каршында урнаштырылды.

Быел да Әлмәт яңа елга иң матур бизәлгән шәһәрләрнең берсе репутациясен югалтырга җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса