Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тавык ите белән рагу рецепты

Рагу - бик җайлы һәм тиз пешә торган ашамлык, өстәвенә, диета тотучыларга да файдалы.

Ингридиентлар:

  • тавык ите
  • кишер
  • суган
  • болгар борычы
  • кабачки
  • бәрәңге
  • яшелчә: укроп, петрушка
  • көнбагыш мае
  • тоз, борыч

Әзерләү барышы:

  1. Ит белән кишер, суган һәм болгар борычын турап, майлы табада әзрәк йомшарганчы кыздырырга. 
  2. Аннан табага бәрәңге, кабачкины шакмаклап турап салырга. 
  3. Тәме буенча тоз, борыч, укроп, петрушка салырга.
  4. Яшелчәләр күмелгәнче кайнаган су салып, өстен каплап якынча 20-30 минут пешерергә.

Тәмле рагу әзер, ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса