Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?

Июльдә үләннәр файдалы үзенчәлекләренә ия булып кала.

Халыкта «Питрау үтте – җәй бетте» дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта, диләр. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.

Меңьяфрак

Бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын җайга сала. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.

Сары мәтрүшкә

Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.

Җир җиләге

Матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.

Ромашка

Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

Әрекмән

Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.

Әрем

Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, ябыгырга булыша.

Сукыр кычыткан

Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра, кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса