Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Декабрьгә халык сынамышлары

Декабрь нинди булса - кыш шундый була

1 декабрь – әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр.

2 декабрь – аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу көнне кар төшсә, гыйнварга кадәр чатнама суыклар көтмәгез.

3 декабрь көнне кар яуса, 3 июньдә көчле яңгыр явар. Әгәр киресенчә булса, җәй иртә килер.

4 декабрь – күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран – җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли.

5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр.

6 декабрь көнне кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс.

7 декабрь күктә йолдызлар аермачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар әз явар, ә мартта көчле суыклар килер.

8 декабрь көнне морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр.

9 декабрь – әгәр бу көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр.

10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.

11 декабрь көнне песи тырнаклары белән тырманып йөрсә – суыта. Эт өреп, шыңшый икән – бик көчле суыклар киләчәк.

12 декабрь көнне әзрәк болытлап торса – суыта. Көн томанлы икән – тиздән көчле җил һәм буран булыр.

13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.

14 декабрь – каурый-каурый катламлы болытлар – суыклар җитү турында кисәтә.

15 декабрь көнне яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.

16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

 

17 декабрь көнне агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.

18 декабрьгә кадәр бер тапкыр да суыклар булмаган икән, димәк тиздән җепшек буран булыр.

19 декабрь песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.

20 декабрь песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.

21 декабрь кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса – кар явар.

22 декабрьдә көн аяз булып, кар яуса – җылы кышка ишарә.

23 декабрь дә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.

24 декабрь – кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.

25 декабрь -киләсе елның уңышлы килүен белү өчен, бу көнне чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә дип саналган.

26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.

27 декабрь – төнлә агачларны бәс сарса, кыш суык килә. Иртәнге чатнама суык тиздән көчле җил һәм буран булачагын искәртә.

28 декабрь көнне җылы була икән, димәк, көчле суыклар кыш азагында гына киләчәк.

29 декабрь – суык һәм әче җил – Раштуа салкыннарының дәвамлы булуы турында сөйли. Болытлы, җилле көн – кинәт җылытуга.

30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.

31 декабрь көнне еларга һәм күңелсезләнергә ярамый, юкса, елы буе шундый кәеф озата барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса