Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Борычны кайчан чәчәргә?

Соң уңдырышлы сортларны - 15 февраль, иртә уңдырышлыларын 15 мартлар тирәсендә чәчегез.

Иртә уңдырышлы сортларны тишелгәннән соң 60-65, ә соң  уңдырышлысын тишелгәч 75-80 көннән урамга чыгаралар. Мәсәлән, 15 февральдә чәчкән орлыкны 15 май тирәләрендә теплицага чыгарырга була дигән сүз. Шул тәртиптә исәпләгез. Орлыкны чәчәр алдыннан 10 минутка тозлы суга салып тотыгыз (1 стакан суга 2 чәй кашыгы тоз саласы). Шуннан соң аска төшкән орлыкларны утыртыгыз. Бүлмә температурасы 23-25 градус җылы булырга тиеш. 30 градустагы җылы су сибәргә кирәк. Беренче ашламаны пикировкадан соң 2 атна узгач сибәргә. «Крепыш», «Агрикола» сипсәгез яхшы. 5-6 чын яфрагы чыккач, тармакланып китсен өчен, кайчы белән кисегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса