Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллинадан тәмле салат

Әлеге салатны күргәч, аны авыз итеп карыйсы килә башлады.

Сезгә тәмле катлы -катлы салат рецепты:

1. Тарелкага сыек май сылыйсыз һәм консервланган шампиньон гөмбәләрен эшләпәләре белән аска каратып тезәбез.( салатлар өчен махсус түгәрәк җайланма белән эшләсәң пөхтә килеп чыга)Өстенә вак итеп туралган яшел тәмләткеч үсемлек (укроп,яшел суган,петрушка булырга мөмкин)
2. Уксуста маринадланган суган
3. Майонез, я каймак
4. Угычтан уып пешкән кишер.
5. Юка гына түгәрәк килеш кисеп маринадланган кыяр.
6. Майонез, я каймак
7. Тавык, я сыер ите .
8. Угычтан чыгарып сыр (плавленный)
9. Майонез, я каймак
10. Бәрәңге+йомырка (угычтан уып)

Шушы катламаны башка зур тәлинкәгә әйләндереп каплыйбыз. Иң кызыгы -  бу процессны табынга чыгарыр алдыннан сюрприз итеп кунаклар алдында эшләргә мөмкин. Салатны бизәү үзегезнең фантазиядән тора. Тәмле булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса