Бакчадагы алма, груша, абрикос һәм башка җимеш агачларын корт басмасын өчен белгечләр тәкъдим иткән әлеге эремә белән агачларны эшкәртергә кирәк.
Аны әзерләү өчен 10 литр су, 2 аш кашыгы дегет, 1/3 сабын кирәк булачак. Эшкәртүне агачлар алсу төстәге чәчәккә төренгән вакытта һәм чәчәк атканнан соң башкаралар.
Шулай ук дегет эремәсен (5 литр суга 1 чәй кашыгы) агачка элеп кую да файдага булачак.
Дегетне даруханәдә генә түгел, кайбер кибетләрдә дә сатып алырга була.