Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әлмәт таңнары" кухнясы

«Велосипедымны бернигә дә алыштырмыйм»

Күпләр велосипедка күчеп утыра башлагач, хезмәттәшебез Алия Байрамалова да ике тәгәрмәчле транспорт сатып алырга булды. Шәһәрдә җәмәгать транспорты белән кытлык чорында ул аеруча да борчылды.

 

- ДОСААФтан ук шәһәрнең икенче башына килү бер дә рәхәт түгел. Троллейбусларны яртышар сәгать көтәргә туры килә. Анда алма төшәрлек тә урын булмый. Социаль дистанция дә сакланмый, һава да юк, тукталышларда төшү өчен дә халык агымын көчкә ерып чыгарга кирәк. Велосипедка утыргач, җилдереп йөрим. Бер генә нәрсәгә эчем поша. Велоюллардан җәяүлеләр күп йөри. Кычкырып, юл бирүләрен сорарга туры килә, - ди ул.


Алия сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана. Шуңа да велосипедта йөрү файдага гына, ди ул.

- Велосипедта йөрүне бер «татып» карагач, тукталышларда автобус, троллейбус көтеп торасы килми икән. Ике тәгәрмәчле дустымны хәзер бернигә дә алыштырмыйм, - ди Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса