Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә йөгерү буенча король сайладылар [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр быел да “Татарстан кроссы– 2018” гә актив кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе урыбасары Андрей Зимин, компаниянең спорт буенча кураторы Дамир Гәрәйшин һәркемгә уңышлар теләде.

Тантанада спорт үсешенә өлеш кертүчеләр район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аквабайк, кышкы чанада узышулар буенча ил күләмендә күп тапкырлар җиңү яулаган Павел Колотовкинга Россиянең спорт мастеры исеме бирелүе турындагы билге тапшырылды. 
Старт сызыгына балалардан алып өлкәннәргә кадәр меңләгән кеше басты. Шәһәрдә «Милләтләр кроссы» кысаларында шулай бергәләшеп йөгерү 14 нче тапкыр оештырылды. Кросста катнашучылар төркемнәргә бүленеп 2 км 300 метрга йөгерде. Старт сызыгына беренче булып көчле спортчылар, җитәкчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, ветераннар басты. Аннан соң алар урынын укучылар, студентлар, предприятие-оешма хезмәткәрләре алыштырды. Бүген беренче тапкыр Әлмәттә спринт корольләре дә сайланды. Иң көчлеләр арасыннан сайланганнар бу исемгә лаек булу өчен тагын 100 метрга узышты. Укучылар арасында спринт короле булып 10 нчы мәктәптән Денис Шестиперов танылды. Студентлардан әлеге исемгә Ирек Шәйхразиев (АГНИ), предприятие яшьләре арасыннан Иван Осипов (“Стиль жизни”) лаек булды. Шулай ук быел да яшь категорияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Аларга дипломнар, кубоклар тапшырылды, концерт номерлары да бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса