15 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан Президенты урманчыларга 64 автомобиль ачкычы тапшырды
Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән.
-
Гүзәл Яхина Казанда "Дети мои" романы геройлары белән очрашты
Танылган язучы белән иҗади очрашуга Татарстанның Немец йорты вәкилләре килде.
-
Татарстанлылар Санкт-Петербургтагы форумга килгән өч мең кунакны уха белән сыйлады
Татарстанда үрчетелгән елга балыгы Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк округлар, шулай ук Балтыйк буе илләре сәүдә челтәрләренә китереләчәк.
-
Татарстанда бүгенгә 1 миллион 553,6 мең квадрат метр торак тапшырылган
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә уздырды.
-
Әлмәттә йөгерү буенча король сайладылар [+ФОТОЛАР]
Әлмәтлеләр быел да “Татарстан кроссы– 2018” гә актив кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе урыбасары Андрей Зимин, компаниянең спорт буенча кураторы Дамир Гәрәйшин һәркемгә уңышлар теләде.
-
Татарстанда "КАМАЗ" машинасы җәяүлеләр кичүендә 25 яшьлек егетне таптаткан
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган егет "Ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән.
-
Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану алдында
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
-
Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында: Бакчачыларга киләчәктә дә ярдәм итәрбез
Татарстан Президенты сәүдә рәтләрендә йөреп, бәяләр һәм ассортимент белән танышты.
-
"Ак Барс" хоккейчылары "Салават Юлаев"ны 5:4 исәбе белән отты
16 сентябрьдә казанлылар Астанада "Барыс" белән очраша.
-
Депутатлар пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде
ТР парламентының Социаль сәясәт комитеты пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә социаль ташламаларны саклау турындагы закон проектын да I укылышка куячак.
-
Нью-Йорктагы беренче мәчетне татарлар төзегән
Агач мәчетне XIX йөз ахыры – XX йөз башында Америкага Польша, Литва һәм Белоруссиядән күченеп килгән татарлар сафка бастырган.
-
Татарстанда менеджер, шәфкать туташы һәм полиция хезмәткәре һөнәрләренә ихтыяҗ зур
2018 елның 1 сентябренә республикада 44,7 мең вакансия бар.
-
Татарстанда иң күп һәйкәл Габдулла Тукай белән Муса Җәлилгә куелган
Татарстан һәйкәлләр саны буенча Россия рейтингында 23нче урынны били.
-
ТОПИНАМБУРНЫҢ ФАЙДАЛЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта. Топинамбур (җир грушасы) хакында тулырак мәгълүмәт.
-
Татарстанда яшәүче 45 килограммлы кабак үстергән [+ФОТО]
Ул кабакны ярминәләрдә сата.