Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә медицина сыйныфы ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген мәктәпләрдә укулар башланды, Белем көне уңаеннан барлык белем йортларында тантаналы линейкалар узды. Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә укучыларны һәм укытучылар коллективын район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. Биредә бүген медицина сыйныфы да ачылды.

20 нче мәктәпнең ирешкән уңышлары байтак. 10 ел дәвамында биредә физика-химия һәм социаль-икътисади профильдә белем бирелә. 2014 елдан башлап мәктәп «Эко-мәктәп»-«Яшел флаг» халыкара программасы буенча эшли. 2016 елдан башлап «Мехатроника» компетенциясе буенча WorldSkillsның федераль база мәйданчыгы булып тора. Укучылар спортта да сынатмый. 10 ел эчендә 8 укучы чыгарылыш имтиханнарын 100 баллга тапшырган. Узган уку елында исә химиядән 3 укучы БДИдан 100 балл җыйган. Шуңа да биредә медицина сыйныфы булдыру карары кабул ителгән. Аны ачуда «Татнефть» компаниясе ярдәм күрсәткән. Сыйныфны ремонтлау, җиһазландыру өчен нефтьчеләр барлыгы 5 млн сум акча бүлеп биргән.

Әлеге мәктәпкә быел 120 дән артык бала 1 нче сыйныфка укырга килде. Бәйрәмдә аларга аерым хөрмәт күрсәтелде. Гомумән, шәһәрдә һәм районда 3000 нән артык бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлады.

Тантаналы чарада мәгариф системасына үзләреннән саллы өлеш керткән укытучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 7Б сыйныфында белем алучы, гел яхшы билгеләренә генә укучы Глебка район башлыгы велосипед бүләк итте. Мәктәпкә химия бүлмәсе өчен лаборатория җиһазлары сатып алуга сертификат та бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса