1 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә Белем көнен йөгереп каршыладылар [+ФОТОЛАР]
Бүген Әлмәттә TIMERMAN спорт чаралары сериясеннән булган АК БАРС БАНК музыкаль ярыммарафоны булып үтте.
-
Песошин киләсе елга Казанда профессиональ регби клубы булдыру мөмкинлеген әйтте
Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, төбәктә регбига финанс ярдәме күрсәтергә әзер спонсор бар.
-
Үсентеләрне песидән ничек сакларга?
Тәрәзә төбендә үсеп утыручы гөлләрне хуҗабикәләр генә түгел, песиләр дә бик ярата. Тик аларның “яратуы” зыян китермичә калмый: үсемлекнең яшел яфраклары киртләчләнеп кимерелә, я өзгәләнеп бетә, я булмаса, гөл савыты белән идәнгә килеп төшә.
-
Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яшенле яңгыр һәм томан булу мөмкинлеген фаразлый.
-
Татарстанда беренче сыйныфка илле бер меңгә якын укучы барды
Унҗиде мең кечкенә казанлы бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
-
Әлмәттә медицина сыйныфы ачылды [+ФОТОЛАР]
Бүген мәктәпләрдә укулар башланды, Белем көне уңаеннан барлык белем йортларында тантаналы линейкалар узды. Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә укучыларны һәм укытучылар коллективын район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. Биредә бүген медицина сыйныфы да ачылды.
-
Татарстан Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте белән уртак проектлар башкарачак
Татарстан белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте арасында килешүгә кул кую Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
-
В микрорайоне «Салават Купере» Казани открылся новый политехнический лицей
Основные направления учебного заведения – инженерно-технологическое, физико-математическое и спортивное.
-
Васильева 2020 елдан барлык укытучыларның мәҗбүри аттестация узачагын әйтте
Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе хәзерге вакытта 19 төбәктә сынау уза.
-
Сочида ут капкан самолеттагы янгынны санаулы минутларда сүндергәннәр
Пассажирлар һәм экипаж хезмәткәрләре очкычтан 17 минут дәвамында чыгарылды, дигәннәр аэропортның матбугат хезмәтендә.
-
Эшләүче яшьләрне «Наше время – Безнең заман» иҗат фестивалендә катнашырга чакыралар
Фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның октябреннән алып ноябренә кадәр уза.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия
Мәктәп – җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә һәм Татарстанның, бөтен Россиянең киләчәге бу нигезнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйләнгән, диелә котлауда.
-
Сочи аэропортында Мәскәү - Сочи самолетына ут кабып, кешеләр зыян күргән
Самолеттан 166 пассажирны эвакуацияләгәннәр.
-
Быел 650 татарстанлы Белем көнен “рәшәткә артында” каршылый
1 сентябрьгә төзәтү учреждениеләре мәктәпләре һәм укыту-консультация пунктларында ремонт ясалды һәм укыту-матди базасы яңартылды.
-
Россия Төзелеш министрлыгы россиялеләрне счетчик күрсәткечләрен бирүдән азат итәчәк
Россиядә яңа төзелгән йортларны мәгълүматларны исәп-хисап үзәкләренә үзләре җибәрәчәк “акыллы” счетчиклар белән җиһазландырачаклар.