Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне 8 Март белән котладылар [+ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР]

Яз ае җир йөзендәге иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара хатын-кызлар көне белән башлана. 8 Март уңаеннан “Нефтьче” Мәдәният сараенда әлмәтлеләр хөрмәтенә тантана оештырылды.

Безнең илебездә Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр 1913 елда юлиан тәкъвиме буенча февраль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. 1914 елда ул якшәмбегә туры килгән 8 март көненә билгеләнә. Халыкара дәрәҗәдәге истәлекле көн буларак, ул 1977 елда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы резолюциясе кабул ителгәч, бәйрәм ителә башлый. 
Гүзәл затларны район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул аларның төбәктәге социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүләрен, республика дәрәҗәсендә дә уңышка ирешүләрен, төрле бәйгеләрдә урыннар яулауларын ассызыклады. Сугыш һәм тыл ветераннары, күп балалары әниләр адресына да аерым рәхмәт сүзләре юлланды. Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Үзебезнең үзешчәннәр белән Үзбәкстанның атказанган артисткасы, “Голос” проекты финалисткасы Севара да чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса