7 март 2018 яңалыклары
-
Бер хатын машинасын балта белән тураклаган: салонда бала булу да туктатмаган [+ВИДЕО]
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган бу хәл бар кешене тетрәндерде. ЮХИДИ инспекторлары туктаткан бер хатын, эвакуатор алып китмәсен өчен истерикага бирелеп, машинасының тәрәзәләрен балта белән ваткан. Бу хакта РИА Новости яза.
-
Тимур Халиков әлмәтлеләр белән очрашты
Әлмәткә Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков килде. Нефтьчеләр башкаласына килүенең сәбәбен биредә Югары нефть мәктәбе төзелү барышы белән танышуын аңлатты.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
Юл-транспорт һәлакәте Ютазы районында Югары Стәрле-Урыссу юлында булган.
-
“Ак Барс”ның элеккеге капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган
Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.
-
Әлмәтлеләрне 8 Март белән котладылар [+ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР]
Яз ае җир йөзендәге иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара хатын-кызлар көне белән башлана. 8 Март уңаеннан “Нефтьче” Мәдәният сараенда әлмәтлеләр хөрмәтенә тантана оештырылды.
-
Гаиләдә кем хуҗа?
Россиянең халык фикерен өйрәнүче үзәк үткәргән сорау алулар нәтиҗәсе буенча, халыкның 80 проценты, гаиләдә тигез хокуклык булырга тиеш, дип уйлый.
-
Россия самолеты һәлакәткә тарып 32 кешенең гомере өзелгән
Сүриянең Хмеймим аэродромында фаҗига: Россиядән булган Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә тарыган. Борттагы 32 кешенең барысы да һәлак, аларның 26сы пассажир, 6сы экипаж әгъзасы булган.
-
8 март – ирләр бәйрәме?
23 февраль көнне иртән-иртүк телефоным «пипелдәгәнгә» йокыдан уянып киттем. Ял көнне кайсысы, әтәчләр белән бергә уянып, язып ята икән дип, карасам, бер-бер артлы бәйрәм котлаулары ява икән. Соң, мәйтәм, 23 февраль – Ватанны яклаучылар көне, ир-атлар бәйрәме, нишләп миңа смс җибәрәләр дип аптырап киттем.