Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр көткән тылсымлы тартманы ачтылар [+ФОТОЛАР]

Ленин урамында пәйда булган тартма беркемне дә битараф калдырмады.

 Һәркем андагы кечкенә тишектән карап, нәрсә барлыгы белән кызыксынырга тырышты. Әмма беркем дә төгәл генә эчтәге предметны әйтә алмады. Бүген сер чишелде. Шәһәрдә “Алтын алмалар турында әкият” киң күләмле паблик-арт программасы кысаларында ясалган әлеге скульптураны ачу тантанасында Санкт-Петербургның танылган скульпторы Павел Игнатьев үзе дә катнашты. “Татнефть” компаниясе генераль директоры Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов “...Бу кап-кара урманда...” урам скульптурасының матур килеп чыгуын, шәһәрдә мондый объектларны урнаштырулар дәвам итәчәген әйттеләр. Рөстәм Нәбиуллович Тукай шигыреннән өзек тә укыды. Әлмәт дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштерелгән күренештән соң Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, чараны тагын да мәгънәвирәк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса