25 август 2018 яңалыклары
-
Әлмәтлеләр көткән тылсымлы тартманы ачтылар [+ФОТОЛАР]
Ленин урамында пәйда булган тартма беркемне дә битараф калдырмады.
-
Әлмәт урамнарыннан бүген Шүрәлеләр йөрде [+ФОТОЛАР]
Бүген шәһәр урамнары буйлап татар халык әкиятләре геройлары сәяхәткә чыкты.
-
Ирада Әюпова Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерү урынын карады
Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырылган.
-
Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр
"Анталия татарлары" төркеме вәкилләре курслар өчен махсус әдәбият сатып алганнар.
-
Татарстанда автомобиль белән бәрелешкән мотоциклга ут капкан [+ВИДЕО]
Яна торган мотоциклны узып баручы машина видеорегистраторы төшергән.
-
Теш сызласа да, күңел болганса да файдалы
Борыч, тоз һәм лимон аш һәм салатка сала торган тәмләткеч кенә түгел! Алар медицинада да файдалы.
-
Төркия татарлары Анталиядә беренче Сабан туен бер ай эчендә оештырган
Фәнис Зыялы Анталия Сабан туен төрекләргә таныту өчен оештырылганын әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов гольф буенча хәйрия турнирын ачты
Тантанада Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко катнашты.
-
Татарстанда 1 млн гектардан күбрәк мәйданда игеннәр суктырылган
2,7 млн тоннага якын бөртекле ашлык амбарларга керде, Татарстан буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га.
-
Түбән Новгород татарлары "Мишәрләр-FM" радио проектын башлый
Беренче чыгышны "ВКонтакте" социаль челтәрендә һәм "WhatsApp" кушымасында тыңларга мөмкин.
-
Татарстанда томан төшүе ихтимал
Республика синопиклары һава шартлары бозылуы турында кисәтә.
-
Мәскәүдә Россия Үзәк банкы бинасында янгын булган
Янгында мөһим документларга зыян килмәгән.
-
"Татар-информ" Җәлилчеләрне искә алу чарасын онлайн күрсәтә
Муса Җәлил һәйкәле янында күрсәтеләчәк театраль постановка “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип атала.
-
Телне ничек тыярга?
Хатын-кызлар, ничек тә ир-атларга ошарга теләп, тәнгә сыланып тора торган кием кия, яшьне күрсәтергә генә торган җыерчыкларны бетерергә тырыша. Тик юкка җәфаланалар! Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар, иң беренче чиратта, хатын-кызның акылына игътибар итә. Бу – тормышта иң кирәкле сыйфат, дигәннәр. Ирләр әйтүенчә, гаиләдә низагларның күбесе нәкъ менә хатын-кызларның акылсызлыгы аркасында килеп чыга. Акыллы хатын – хәзинәме?
-
Тозлысы аеруча файдалы!
Табигать кәбестәгә чын мәгънәсендә сихәтләндергеч көч салган. Андагы алыштыргысыз аминокислоталар һәм минералларның уникаль җыелмасы кеше сәламәтлегенә хезмәт итә. Кәбестә кальциен организм 60 процентка үзләштерә. Чагыштыру өчен: сөт ризыкларыннан организм кальцийның өчтән бер өлешен генә үзләштерә ала. Ягъни кәбестә ашап, без сөяк өчен “төзелеш материалын” бер стакан сөткә караганда күбрәк алабыз.