Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәләй дә яңа биналы булды [+ФОТОЛАР]

Узган ел авыл җирлекләрендә башкарма комитет биналары төзү буенча республика программасы эшли башлаган иде. Ул быел да дәвам итте. Татарстанда агымдагы елда сафка бастырылган 10 бинаның берсе – Кәләй авыл җирлегендә. Бүген аны куллануга тапшырдылар.

Ниһаять, кәләйлеләр дә барлык уңайлы шартлар тудырылган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алынып төзелгән биналы булды. 
Кәләй – райондагы зур авылларның берсе. Ел саен күркәм үзгәрешләр булып тора. 2015 елда участковый йорты, 2016 елда Мәдәният йорты төзелде. 

– Авыл инфраструктурасын үстерү ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, безнең хакимиятнең өстенлекле юнәлеше санала. Ул шулай ук «Татнефть» компаниясе үсеше өстенлеге дә булып тора. Ел саен күп кенә программалар тормышка ашырыла. Боларның барысы да сезнең өчен – авыл халкы үзен чикләнгән итеп тоймасын өчен эшләнә. Кәләй – аягында нык торучы көчле торак пункт. Депутатлар, инвесторыгыз теләктәшлек күрсәтеп кенә калмый, ә бәлки авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш тә кертәләр, – диде район башлыгы кәләйлеләргә мөрәҗәгать итеп. 
Бүген авыллар шәһәрдән калышмый. Күбесенең сулары өенә кергән, су ташыйсы, утын ягасы юк, кибеттә ни телисең, шул бар, юллар такыр. 

– Соңгы елларда авылларның йөзе нык үзгәрде. Республика, федераль программалар халык өчен эшли, көнкүреш-тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Әлмәт – әлеге программаларны уңышлы тормышка ашыруда, яхшы эшләүдә үрнәк. Авыл башкарма комитеты бинасы бер яктан караганда кечкенә объект кебек тоела. Әһәмияте ягыннан карасак, аның зурлыгын күрербез. Элек кешеләр сораулары белән колхоз идарәсенә бара иде. Бүген алар юк, мөрәҗәгать итәр урын булып авыл җирлеге бинасы кала. Бу бина аралашу, очрашу урыны булыр дип ышанабыз, – диде Әгъзам Гобәйдуллин. 

Тантанада авыл тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга район башкарма комитеты һәм Советы, республика муниципаль берәмлекләре Советы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кәләй авыл җирлеге башлыгы Вадим Воронин бу вазифага яңа гына сайланды. Ул кәләйлеләрне авыл җирлеген бергәләп үстерергә, уңышларга ирешергә, бер гаилә булып яшәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса