Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа сәүдә урыны барлыкка килде [+ФОТОЛАР]

Шәхси хуҗалыклары булганнарга һәм фермерларга үзләре җитештергән яшелчә-җимеш һәм ит-сөтләрне тоткарлыксыз сату өчен тагын бер мөмкинлек тудырылды. Район башлыгы инициативасы белән үзәк базар янында алар өчен махсус павильоннар урнаштырылды.

Әлеге павильоннарда бары тик авыл хуҗалыгы азык-төлеге генә сатылачак. Үзләре җитештергән продукцияләре белән сәүдә итү өчен хәзер әлмәтлеләргә базардан акча түләп урын алырга кирәк булмаячак. 
– Урыннар бер яклап бушлай бирелә. Инде 12 урынны алдылар. Алар бирегә килә, сатуга алып чыккан әйберләрен күрсәтә һәм иркенләп эшли ала. Сәнәгать әйберләре сатарга рөхсәт ителми. Каршы яктагы павильоннардан урын башка төбәкләрдән килүчеләргә түләүле шартларда тәкъдим ителә, – дип аңлатты әлеге сәүдә ноктасы администраторы Юрий Колесников. 
Без биредә булганда ук Самарадан килеп алма сатучы ханым түләүле урынны белешеп китте. Ул базар белән янәшәдә генә мондый павильоннар эшләвен хуплады. Чөнки җилдә, кар-яңгыр астында торганчы ышыкта сәүдә итүең яхшырак бит. Юрий Колесников белдерүенчә, әлегә ачык булган павильоннарны тиздән пыяла белән ябачаклар. 
Яңа урында кем каз ите, яшелчә-җимеш, кем мунча себеркесе һәм башкасын сатуга куйган. Барысы да тир түгеп, хезмәт куеп алынган әйберләр. Мисал өчен, Мәмәттән Рузалия Җамалетдинова үзе бәйләгән йон оекбаш-башмаклар белән чыккан. Билгеләп үтелгәнчә, бәйләү өчен кирәк булган йоннар әллә каян алынмаган, сарыкларны үзләре үстерәләр. Нәдерле Лилия Шәмсетдинова каз асрый. Декабрьдән алып ике дистәләп каз ите сатарга өлгергән. Тырышкан кеше барысын да булдыра. 
Даими сатып алучылары да яңа урында эзләп тапкан үзләрен. Шәһәрдә яшәүче Ландыш Сөләйманова бәрәңгене Колшәриптә яшәүче Альберт Әхмәдиевтән генә ала икән. Элеккеге урында күрмәгәч, ул сорашып, аның хәзер павильонга күчеп сәүдә итүен белешкән һәм монда килгән. 
– Мин яшелчәләрне кибеттән алмыйм, гел бирегә киләм. Казанда да бездәге кебек тәмле бәрәңге юк. Аерым урын биреп, бик яхшы эшләгәннәр, – диде ул да сөенеп. 


Әлмәттә яшәүче Валентина Никонованың Ирекле авылында йорт- хуҗалыгы бар. Бакчада үстерелгән яшелчә-җимештән төрле салатлар ясап, банкаларга тутырып, сатуга чыккан. Ближние Ямашта яшәүче Василий Ефремов умарта тота икән. 


– Җәй буе кортлар белән мәш киләм, ә сезон тәмамлагач, бал сатуга чыгам. Үзебезнең махсус урын булуга нык шатланам. Хәзер урын эзләп йөрергә туры килмәчәк, елның теләсә кайсы вакытында үземнең шушы урынга килеп сату итә алам. Безне кайгыртканнары өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде ул да. 
Ирина Апачаева 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса