Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә берьюлы ике бәйрәм [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр Юл хуҗалыгы һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен берләштереп, тантаналы шартларда билгеләп үттеләр.

Районда гомуми юл челтәре озынлыгы 2 мең километрдан артык. Ул үз эченә федераль, төбәк, җирле билгеләнештәге, шулай ук нефтьчеләрнең промысел юлларын ала. Һәркөнне алардан меңәрләгән машина уза, юлчылар хезмәт күрсәтергә чыга. Юлларга хезмәт күрсәтүче нинди генә техника юк хәзер. Бәйрәм көнне "Нефтьче" Мәдәният сарае алдында тезелеп киткәннәре аларның кайберсе генә иде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да бүген район юл комплексының замана таләпләренә туры килүен, предприятиеләрнең матди-техник базаларын ныгытуын, заманча техникалар, материаллар сатып алуын билгеләп үтте. 
– Быел район юлларына 2 миллиард сумнан артык акча кертелде. 2014-15 елларда капитал салу 500 миллион сумнан артык иде. Күргәнебезчә, безгә аны 4 тапкырга арттырырга мөмкин булды. Әлбәттә, моңа беренче чиратта «Татнефть» хисабына ирешелде. Компания тарафыннан 500 миллион сумнан күбрәк акча бүленде. Нефтьчеләргә зур рәхмәт. Агымдагы елда республика программасы буенча 14 авылда 24 урам төзекләндерелде. Шулай ук шәһәрдә 30 лап ишегалды республика ярдәме, 20 се «Татнефть» компаниясе хисабына норматив торышка китерелде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. 3 ел эчендә 89 километр велосипед юлы салынды. Моннан тыш быел «Татнефть» карары белән 37 километр озынлыгында яңа тротуар төзелде. Әлеге проблемаларга республика, муниципалитет һәм нефтьчеләр тарафыннан игътибар артканнан-арта бара. Боларның барысы да без шәһәр һәм авыл юлларыннан куркынычсыз хәрәкәт итә алсын өчен эшләнә,– диде район башлыгы чыгышында. 
Айрат Хәйруллин сервис предприятиеләренең дә яхшы эшләвен искәртте. Җәмәгать транспорты да бер урында таптанмый. Хәзерге вакытта 12 шәһәр маршруты исәпләнә. Район башлыгы аларның артачагын әйтте, яңа микрорайоннарга да транспорт йөриячәк. Хәбәр иткәнебезчә, автоном режимда эшләүче ун яңа троллейбус кайтуы көтелә. Шунысы да игътибарга лаек, җәмәгать транспортының 89 проценты заманча, экологик яктан чиста ягулыкларда йөри. 
Быел Әлмәткә - 65 ел. Тантанада шәһәр белән бергә юл хуҗалыгына нигез салучыларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ветераннарга, бүген фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләүчеләргә тырыш хезмәтләре һәм төбәк үсешенә керткән зур өлешләре өчен республика, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. 
Бәйрәм сәбәпчеләрен «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә компания җитәкчелеге һәм барлык нефтьчеләр исеменнән тәбрик итте. Бәйрәм әнә шулай котлаулар, изге теләкләр, үзешчәннәрнең җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса