Әлмәт терлекчеләре моны күз алдына да китермәгән булган
Нәкъ бер ел элек февраль аенда районның терлекчелек өлкәсендә куанычлы вакыйга булды. Токарликов исемендәге хуҗалыкта яңа товарлыклы сөтчелек комплексы эшли башлады. Чәршәмбе көнне без биредә булып, эш-мәшәкатьләр, бер ел эчендәге үзгәрешләр белән танышып кайттык.
Сер түгел, безнең район сөтчелек буенча республикада исемлекнең азагында иде. Токарликов исемендәге хуҗалыктагы товарлыклы сөтчелек комплексы ярдәмендә күрсәткечләр яхшырды һәм Әлмәт өскә күтәрелә башлады.
Дөресен әйтергә кирәк, мөгезле эре терлекләр асрала торган моңа охшаш заманча комплексларны телевизордан гына күргән бар. Токарликовлылар барысын да уздырган. Урамнан керү белән терлекчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәсе ясалган, һәр җирдә чисталык, тәртип, территориядә чәчелгән ник бер салам, печән бөртеге, тирес очрасын. Алган тәэсирләрне аңлатып бетерерлек түгел. Болай да була икән!
Гадәттә башка фермаларга килеп кергәч, сыерлар нәрсәдер өмет иткәндәй мөгерәргә тотына. Ә биредә Венгриядән кайтарылган югары токымлы аклы-каралы маллар тыныч кына күшиләр. Малларны терлек азыгыннан өзмиләр. Алларында – күпкомпонентлы азык. Бер баш терлекнең көнлек рационы уртача 270 сумга барып баса.
- Кайтарылган башмак таналар җирле климатка күнекте. Әмма безнекеләрдән аермалары бар. Алар ягымлырак, сөйкемлерәк, балалар кебек. Бер көн күрмәсәң, сагындыра башлыйлар, - диде җәмгыятьнең генераль директоры Наил Усманов. Мондый сүзләрне бары тик үз эшен яратып башкарган кеше генә әйтә аладыр.
Бүген товарлыклы сөтчелек комплексында 1500 баш терлек (бозаулар һәм сыерлар) асрала. Тулаем хуҗалык буенча тәүлеклек савым 31 тонна тәшкил итә. Комплекста ул 25 тонна, ягъни бер сыерга 27 литр туры килә. Җәй көне әлеге сан 31 литрга кадәр җиткән булган. Сөтне Яшел Үзәнгә озаталар. Токарликовлылар Әлмәттә сөт комбинаты ачылуны түземсезләнеп көтә һәм бәяләр түбән булмас дип өметләнә.
Алып кайткан башмак таналарның барысы да бозаулаган. Уртача тәүлеклек артым 800 дән 1200 граммга кадәр тәшкил итә. Узган ел туганнарын шушы көннәрдә орлыкландырачаклар. Үзләренең үгезләре булса да, орлыкландыру ясалма рәвештә алып барыла.
- Көтүлекне үзебезнең бозаулар хисабына яңартабыз. Быелгы бозаулар киләсе елда үзләре бозау китерә башлаячак. Фәнни яктан бозауга 30 ай булганда ул бозауларга тиеш. Ә без бу чорны 21 айга кадәр кыскартырга телибез, - диде Наил Миргасыймович.
Терлекләрнең баш санын арттыру өчен комплекста барлык мөмкинлекләр бар. Бозаулар, буаз таналар, савым сыерлары – барысы да аерым-аерым бинада асрала. Мондый биналар саны дистәгә якын. Быел тагын өстәмә рәвештә ике корпус төзү планлаштырыла. Хәзерге кебек заманча технологияле савым залы да тагын берәү ясалачак.
Шуның кадәр терлеккә азык җиткерү дә, ай-һай. Терлек азыгын хуҗалыкта үзләре әзерләгәннәр. Бер баш шартлы терлеккә ул 28,1 центнер тәшкил итә. Киләсе сезон башланганчыга кадәр маллар рәхәтләнеп витаминлы азык ашый, һәрберсенә җылы су эчү урыны бар.
Биредә эшләүчеләр инвесторга - «СМП-Нефтегаз» компаниясенә, Фоат Комаровка рәхмәтле. Комплекс төзелү - ул әле өстәмә эш урыннары да. Монда 88 кеше хезмәт куя. Эш тәүлек әйләнәсе, өч сменада оештырылган. Беренче смена иртәнге 4 тән 12 гә кадәр, икенчеләр 12 дән кичке 8 гә, өченчесе 20 дән иртәнге 4 сәгатькә кадәр. Машина белән саву операторы Татьяна Волкова терлекчелектә 1988 елдан бирле икән. Бу товарлыклы сөтчелек фермасына эшкә килүенә шатланып туя алмый. Җир белән күк арасы, эш хаклары яхшы, чиста, уңайлы, 6 көн эшлибез, ике көн ял итәбез, авыр чиләкләр, капчыклар ташымыйбыз, барысы да механикалаштырылган, ди ул.
Белгечләрдән дә шундый ук рәхмәт сүзләре ишеттек. Аларның барысы да диярлек югары квалификацияле, белемле. Читтән чакырылганнар торак, машиналар белән тәэмин ителгән.
- Фоат Фәһимович безнең эшчәнлеккә зур игътибар бирә, биредә еш була, сорауларыгыз бармы дип кызыксына. Терлекчеләрнең барысы да махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Монда бушка вакыт уздырып йөрүче юк. Һәркем нәтиҗәгә эшли, - диде баш зоотехник Рәшит Мирзаянов та. Аның сүзен башкалар да хуплады.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа