5 март 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтте
Төнлә республиканың кайбер районнарында юлларда бозлавык көтелә.
-
Илназ Баһ белән Раяз Фасыйховны нәрсә бәйли?
Музыкаль гаилә Гүзәл Идрисова белән Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның олы уллары Камил быел беренче сыйныфта укый. Талантлы әти-әнидән талантлы балалар да туа шул. Әнә Камил инде әтисеннән бер дә калышмый, баянда ничек оста итеп уйный.
-
Ел башыннан Әлмәт юлларында 5 кешенең гомере өзелгән
Соңгы ике ай эчендә Әлмәт районында кеше зыян күргән 24 юл һәлакәте теркәлгән.
-
Әлмәт йөзүчеләре Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүгә иреште
26 февральдән алып 1 мартка кадәр Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
-
Әлмәттә МЧС хезмәткәрләре өйдән өйгә йөри
Бүген Әлмәтнең Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең күзәтчелек дә авыл җирлекләре башлыклары һәм ТОС мөдирләре катнашында киңәшмә узды.
-
Татарстанда фермерларга кооператив төзү өчен 70 млн сумга кадәр грант биреләчәк
Бүгенге көндә республикада “Яшь фермер” проекты буенча 180 фермер субсидия ала.
-
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды
Мөфти әлеге бүләккә традицион рухи кыйммәтләрне, республикада конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.
-
Гүзәл Уразованың «орешкалары» [+ВИДЕО]
Гүзәл Уразованың ютуб каналы да бар икәнен беләбез инде, анда ул сирәк булса да видеолар урнаштырып тора.
-
Әлмәт терлекчеләре моны күз алдына да китермәгән булган
Нәкъ бер ел элек февраль аенда районның терлекчелек өлкәсендә куанычлы вакыйга булды. Токарликов исемендәге хуҗалыкта яңа товарлыклы сөтчелек комплексы эшли башлады. Чәршәмбе көнне без биредә булып, эш-мәшәкатьләр, бер ел эчендәге үзгәрешләр белән танышып кайттык.
-
Ризат Рамазанов: «Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары тотынып...»
Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек
-
Әлмәттә бер машина шартлаган
Бүген 9 сәгать 40 минутта Төзүчеләр проспектында туктап торган машинага ут каба.
-
Продюсер Рөстәм Сәрвәров татар китапларын театрларда сатарга тәкъдим итә
“Татарстанда китап кибетләре күп, ләкин алар татар китаплары сатмый, шунлыктан татар китабын сатарга урын юк”, - ди ул.
-
Әлмәт урманнарын файдалану 35,12 млн сум акча биргән
Әлмәт районында урманнар 80 713 гектар мәйданны алып тора. Шуларның 50 проценты, ягъни 40177 гектар мәйданы Әлмәт урманчылыгына карый.
-
Тәүлекләп фатир сатасызмы? Булмый торсын әле!
Хостелларга өйрәнеп кенә беткән идек. Таныш булмаган шәһәрләрдә кунакханә эзләп йөргәнче, шәхси фатир белешеп кую күпкә отышлырак була иде.
-
Быел Әлмәттә 64 йорт төзекләндереләчәк
2018 елда Әлмәттә 62 торак йортка капиталь ремонт ясалды һәм 25 балалар мәйданчыгы урнаштырылды.