Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт пенсионерларына бушлай велосипед бүләк иттеләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәт пенсионерлары даими кайгыртулы. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен шәһәрдә һәм районда барлык шартлар тудырыла.

Алар өчен махсус 5 клуб төзелде, түгәрәкләр эшли. Өлкәннәр гимнастика, фитнес, йога, җиңел атлетика, чаңгыда йөрү һәм башкалар белән шөгыльләнә. Клубларга скандинавия таяклары бүләк ителгән иде. Бүген «Татнефть» компаниясе аларга биш велосипед бүләк итте. 
– Муниципалитет та велосипед алу өчен акча бүлеп бирә. Шәһәрдә менә дигән велосипед юллары бар. Пенсионерлар рәхәтләнеп йөри. Клубларда сәламәт яшәү рәвеше белән даими рәвшетә меңнән артык кеше шөгыльләнә. Бассейннарга бушлай йөрү мөмкинлеге дә тудырылды. Өлкәннәребез бик шат. «Татнефть» һәм хакимият җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде ветераннар советы рәисе Василий Самойлов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса