Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахманда авыл яшьләренең 50 нче кышкы спартакиадасы узды

23 февраль көнне Габдрахман авыл җирлегендә 50 нче кышкы авыл яшьләре спартакиадасы булып узды.

Район халкы күптән инде яратып өлгергән бу спорт бәйрәме районның төрле авыл җирлекләрендә чиратлашып уздырыла. Быел исә бу хокук Габдрахманга бирелде. Кунакчыл авыл кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Мәдәният йорты янында оештырылган бәйрәм матур биюләр спортчылар парады белән үрелеп барды.


Район башлыгы Айрат Хәйруллин тантаналы рәвештә спартакиаданы ачып җибәреп, чарада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Үз чыгышында ул Әлмәтнең Татарстанда төп спорт үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

- Авыл яшьләре спартакиадасы барлык спорт ярышлары арасында үзенә бер аерым урын алып тора. Биредә 36 авыл җирлегеннән килгән ике меңгә якын кеше 15 спорт төре буенча көч сынаша, - дип ассызыклады район башлыгы һәм спартакиадада катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Район башлыгы шулай ук Әлмәт районында спортны һәм физик культураны үстерү юнәлешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләде. Спартакиада программасы үз эченә ат спорты, автомобиль һәм чаңгы ярышлары, хоккей, милли көрәш, гер спорты, армспорт, йөзү, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм башка спорт төрләрен алды.

Спорт бәйрәме җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. 51 нче авыл яшьләре спартакиадасын үткәрү хокукы Миңлебай авыл җирлегенә бирелде. Спартакиада нәтиҗәләре белән тулырак безнең газезабызның чәршәмбе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса