Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атна ахырында Татарстанда җылытачак

Бу көннәрдә республика территориясендә салкын һәм коры һава торышы саклана.

Чагыштырмача җылылык Татарстанга атна ахырына гына киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.


Антициклон йогынтысында сишәмбе, 17 ноябрьдә, чәршәмбе, 18 ноябрьдә, республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы -10.. -17 градус, аязытканда -18.. -23 градус булачак. Көндез һава 5-10 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта явым-төшем булуы ихтимал. Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь көнне, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-16 метрга кадәр артачак.


Синоптиклар атна ахырына республикада болытлы һава торышы фаразлый, температура акрынлап артачак дип көтелә. Төнлә -4.. -9 градус, көнчыгышта һәм аязытканда -10..-15 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез -1.. -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса