Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Алданасы килеп алданган

Яхшы мөнәсәбәткә, җылы сүзгә сусау мошенниклар корбаны булуга китерә.

Эчке эшләр бүлегендә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда кабат мошенниклар турында сүз кузгаттылар. Сәбәбе дә бар - соңгы вакытта әлмәтлеләрнең, нигездә 50-60 яшьлек ир-атларның интим хезмәткә ихтыяҗлары арта төшкән. Моны белеп алган аферистлар ситуациядән бик оста файдалана башлаганнар. Гадәттә кичке якта, бераз хәмер кабып алганнан соң, ирләр интернетта интим хезмәт күрсәтүче «төнге күбәләкләр»не эзли башлыйлар, аккаунтларга юлыгалар, элемтәгә керәләр. Ә бу күпчелек фейк-сайтлар, фейк-битләр. Шуннан ике арада аралашу башлана. Мошенниклар алдан страховка өчен акча сорыйлар. Тегесе өчен, монысы өчен дип аз-азлап акча күчерә торгач, «мәхәббәткә сусаган» ирләрнең 20-30 меңләп акчалары мошенниклар кесәсенә күчә. Акча күчә - интим хезмәт күрсәтелми. Чибәркәйләрне көтеп зар-интизар булган әлмәтлеләр төнлә полиция бүлегенә килеп, мошенниклар корбаны булулары турында гариза язарга мәҗбүр булалар икән.

- 2023 ел аеруча «кызу» башланып китте. Гыйнвар аенда үзләрен «хәрби структуралардан» дип таныштырып шалтыратучылар бик күп булды.

 

Әлмәтлеләрне ялган «тикшерүчеләр» һәм «ФСБ хезмәткәрләре» рәхәтләнеп алдады. Февраль аеның беренче атнасында гына да мошенниклык буенча 14 җинаять эше кузгатылды, шушы вакыт аралыгында гына да әлмәтлеләр 2 млн 100 мең сум күләмендәге акчаларыннан колак
кактылар.

Каян гына шалтыратмыйлар безнең халыкка, барлык регионнардан элемтәгә керәләр. Гади генә итеп әйткәндә, Россия мошенниклары Татарстан халкын алдый, ә Татарстан мошенниклары россиялеләрне алдый инде. Хокук саклаучыларыбыз аферистларны эзләп Новосибирскига кадәр барып җиттеләр. Элеккечә иң күбе әби-бабайларны, пенсионерларны алдыйлар. Укытучылар, медицина хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, бизнесменнар - хәзер алары да аферистлар кармагына эләгә.

Полиция хезмәткәрләре мошенникларны табуда алай бик каты алга китмәсәләр дә, гыйнвар аенда 6 җинаять чишелгән, 4 эш инде судка озатылган булып чыкты.

- Күпме генә сөйләсәк, аңлатсак та, барыбер мошенниклар кармагына эләгә кешеләр - үзебез дә аптырыйбыз инде. Бер генә мисал китерәм. Шулай бер укытучы безнең бүлеккә килеп үзен мошенниклар алдаганы турында гариза язды. Мин аңардан «Ничек сез шулай алдана алдыгыз соң?» дип сорадым. Ә ул беләсезме миңа ничек дип җавап бирде - «Белдем инде мин аларның аферистлар икәнен. Тик алар шундый матур, культуралы итеп сөйләшәләр - тыңламас җиреңнән тыңлыйсың һәм шуннан алар нәрсә әйтә, шуны эшлисе килә башлый». Шул рәвешле укытучы  аферистлар кушканның барысын да эшләгән - акчасыннан да колак каккан, шуңа өстәп банктан да кредит барып алган әле. Гариза язды ул язуын, тик үз теләге белән алган кредитны аңа бит барыбер түләргә туры киләчәк. Мошенниклар урлаган, полиция бүлегендә җинаять буенча эш кузгатылган дип кенә банк аны кредит түләүдән азат итми, чөнки кеше кредитны үз теләге белән алган бит. Мошенниклар еллар дәвамында алымнарын камилләштерәләр. Банк, телефон һәм хәтта дәүләт хезмәтләре (госуслуги) базаларын җимереп, кешеләр турындагы белешмәләрне алалар. Әлбәттә, җиңел юл белән күп акча эшләргә теләүчеләр күбрәк алдана. Биржа, ин-вестицияләр, акцияләр - боларында да хәзер аферистлар утырырга мөмкин.

 

Шунысы кызык, алданучылар арасында банк хезмәткәрләре үзләре дә очрый. Мин бер генә нәрсәгә басым ясыйсым килә, билгесез номердан шалтыраткан билгесез кеше белән сүз куертмагыз, кызык булса да, трубкагызны куегыз, зинһар. Ә иң мөһиме, уяу булыгыз, үзегезне алдатмагыз, - диде полиция начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Рөстәм Илдар улы Хәбибуллин. 

 

Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шулай да барыбер акчасы, милке күп булган кешеләр күбрәк алдана дип тә өстисе килә. Ник дигәндә, банктан миллионнарны кереме аз булган кешегә утырып еласаң да бирмиләр - статистика да алданган әлмәтлеләрнең хәлле булуын дәлилли.   

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса