Әлмәттә яшәүче мошенникларга ышанып, 1 миллион 700 мең сумнан артык акчасын югалткан
Аферистлар ир-атка кредит рәсмиләштерергә маташулары хакында хәбәр итә.
Әлмәттә яшәүче 49 яшьлек ир законсыз рәвештә кредит алу турында хәбәр иткән мошенникларга ышанып, 1 миллион 700 мең сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зыян күрүче 23 февральдә аңа үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре итеп таныштырган ир шалтыратуын әйтә. Ул, янәсе, клиентка кредит йөкләмәләрен рәсмиләштерергә омтылуы турында кисәтә.
Сөйләшү вакытында ир-ат кушымтага үз телефоныннан кереп, аның исеменә, чыннан да, 1 702 000 сумлык кредит рәсмиләштерүләренә инана.
Шуннан соң ирне башка белгеч белән тоташтыралар. Ул бөтен сумманы кулга акчалата алып, акчаны башка куркынычсыз счетка күчерегә кирәклеген әйтә. Өч тәүлек эчендә кредитны гамәлдән чыгарырга вәгъдә итә. Ир банк бүлекчәсенә бара һәм акча ала. Шуннан соң шалтыратучы диктовкасы астында бөтен сумманы төрле банк счетларына күчерә.
Шуннан соң аңа банк каршында кредит килешүе буенча кредит йөкләмәләре юк дип язылган документ җибәрелә һәм икенче көнне шалтыратырга вәгъдә итәләр. Шалтыратуны көтеп тормыйча, ир полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа