Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле танышын куркытып, банк картасын урлаган

Әлмәттә 55 яшьлек ир-ат күптән таныш булган ханымның өенә үтеп кергән һәм куркытып, банк картасын алып чыккан.

Ул кеше йортына законсыз үтеп керү, янау, талау, куркыту өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.


Гаепләнүче ир-ат шәһәрдәге бер шәхси йортка тәрәзәдән үтеп керә һәм танышы белән элекке мөнәсәбәтләрен ачыкламакчы булып, кулына пычак ала, янау сүзләре әйтә.

Ханым аннан качып, өйдән чыгып йөгерә. Полиция хезмәткәрләре килгәндә ир-аттан җилләр искән була.


Берничә көннән ул әлеге йортның ишеген балта белән каерып ачып кереп, ханымнан ни өчен полиция хезмәткәрләрен чакыртуын ачыкларга тели. Пычак белән коралланып, ханымны бәйләп куя һәм аңа янап, банк картасының кодын ачыклый, аннан банк картасын, телефонын алып чыгып китә. Урланган карта белән кибеттә үзенә кирәк-яраклар ала.


Хөкем ителүченең берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булуы билгеле.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таный.


Суд карары белән 55 яшьлек әлмәтле 6 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса