Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле һөҗүм итеп, акча урлауда гаепләнә

Һөҗүм итү, торакка законсыз үтеп керү һәм кеше милкен урлау буенча 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Билгесез зат белән гаепләнүче алдан килешеп, шәһәрнең Шевченко урамындагы бер фатирына үтеп кергән. Үзләренә каршылык күрсәткән фатир хуҗасын буып хәлсезләндергәч, алар 7500 сум күләмендә акча урлаган.


Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган. Гаепләнүчегә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән.


Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә кермәгән. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса