Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене кеше үтергән өчен хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды 45 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Суд аны кеше үтерүдә гаепле дип тапкан.


Исерек хәлдәге зыян күрүче белән гаепләнүче арасында конфликт килеп чыккан. Зыян күрүченең мәсхәрәләвеннән кимсенгән әлмәтле өенә кайтып, пычак белән кораллана һәм Гафиятуллин урамындагы йортка барып, зыян күрүчегә һөҗүм итә. Зыян күрүченең урында ук гомере өзелә. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа 16063,36 сум күләмендә штраф һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса