Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы теркәлгән
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
1961 елда туган ир-ат, ике яклы пневмония һәм COVID-19 йогышы белән, Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә госпитализацияләнә. Торышы хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланагн. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1932 елда туган хатын-кыз ике яклы пневмония белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булуы лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Фото: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа