Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 103 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 103 очрагы ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 85 кеше өйдә дәвалана.

24 декабрьгә Татарстанда 12 583 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 574 (+19) кеше терелгән.