Татарстанлыларга Яңа елны гаилә белән каршы алганда ничек Covid йоктырмаска икәнлеген аңлаттылар
Бер фатирда яки йортта яшәүче туганнар бергә бәйрәм итә ала.
Яңа елны бәйрәм иткәндә яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен, бәйрәмне гаилә белән каршы алырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Без бүген 65 яшьтән өлкәнрәк затларга аралашуны киметергә кирәк дип әйтәбез. Аларны карарга, бәйрәм белән котларга профилактик чараларны үтәп, битлектән барырга кирәк. Әгәр озак вакыт туганнар белән аралашмагансыз икән, Яңа елны уздырудан баш тартсагыз да була", - дип әйтте ул.
Шулай ук, Любовь Авдонина бәйрәмне саф һавада каршы алырга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа