Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе: “Корпоративлар коронавирус белән авыручылар санын арттырырга мөмкин”

Ведомство Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга яки бәйрәм чараларын зур чикләүләр белән үткәрергә тәкъдим итә.

Быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны шактый чикләүләр һәм барлык профилактик чараларны үтәп үткәрергә кирәк. Корпоративлар коронавирус белән авыручыларны арттырырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


Ул корпоративны эш урыннарында үткәрүнең иң начар вариант булуын ассызыклады.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын әйтте, чөнки инфекция өйгә дә ияреп кайтырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса