Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Роспотребнадзор Covid-19 тестын тапшыру тәртипләрен аңлатты

Мазок алганчы өч сәгать ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, авыз яки тамакны чайкарга, тәмәке тартырга ярамый.

"SARS-Cov-2 коронавирус эпителиаль күзәнәкләрдә яши. ПЦР-тикшеренүләр өчен инфекцияләнгән күзәнәкләр җитәрлек булган мазок алу мөһим. Ашау вакытында эпителиаль күзәнәкләр азык белән лайлалы тышча өслегеннән механик рәвештә югала", - дип сөйләделәр ведомствода.

Мондый очракларда пробиркага инфекцияле күзәнәкләр җитәрлек күләмдә эләкмәскә мөмкин, шуның аркасында пациент ялган тискәре нәтиҗә алырга мөмкин.
Теш чистартсаң яисә борын яисә тамак өчен дарулар куллансаң да, ПЦР-тест ялган нәтиҗә бирергә мөмкин.

Шулай ук ведомство белгечләре анализ бирер алдыннан декоратив косметика кулланмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса