Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанлылар тәүлек буе коронавируска кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтәгә шалтырата алалар

Кайнар линия телефоннарына күбесенчә 35 яшьтән 50 яшькәчә булган татарстанлылар мөрәҗәгать итә. Көтеп тору вакыты 11 секундтан да артмый.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов система эшен модернизацияләү бурычын куйды. Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә без бу эшне башкардык. Без системада эшли торган операторлар санын арттырдык, ясалма интеллект технологияләрен кулланып, Лилия исемле робот-ярдәмче дә өстәдек. Шулай ук эш режимы үзгәртелде, хәзер сорауларны тәүлек буе бирергә мөмкин”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.


Республикада коронавируска кагылышлы сораулар белән кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән артып киткән. Башта бу күрсәткеч өч тапкырга кимрәк булганлыгын да хәбәр итте министр урынбасары.


Татарстанлылар коронавирус турындагы актуаль мәсьәләләр буенча 8 (800) 222-59-00 номеры буенча консультация ала алалар. Операторлар рус һәм татар телләрендә сөйләшә. Робот һәм операторлар коронавирус симптомнары һәм республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса