Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан югары уку йортларында коронавируска каршы санитар кагыйдәләр бозу ачыкланган

Югары уку йортларына керү урынында антисептик һәм фильтрлар булмаган.

Республиканың 5 югары уку йортында Covid-19 коронавирусын профилактикау санитар кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


Чаллыда, Түбән Камада 11 югары уку йорты һәм 4 филиал тикшерелгән. Биш югары уку йортында хилафлыклар ачыкланган.


Шулай ук Любовь Авдонина студентларның кагыйдәләрне сакламавын билгеләп үтте. “Аерым утыру мөмкинлеге булса да, алар битлексез һәм төркемләп утыралар”, - диде ул.


Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, тикшерүләр дәвам итәчәк. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре республика көллиятләренә, техникумнарга һәм училищеларга игътибар бирәчәк.


Любовь Авдонина искәртеп узганча, кагыйдәләр бозган өчен вазифаи затка 50 мең сумнан башлап һәм аннан да күбрәк, физик затка 15 мең сумнан башлап административ штраф салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса