Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат булган

Республикада 125 кеше коронавирустан үлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булган.


1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю нәтиҗәсендә аның хәле тагын да начарланган.


Вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән 1974 елгы ир-ат хроник авырулардан интеккән.


Ике очракта да патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнгән.


17 ноябрьгә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән барлыгы 123 үлем очрагы теркәлде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: короновирус COVID-19