Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавируска каршы препаратларны бушка бирәчәкләр

Аларны коронавирустан өйдә дәваланучы пациентлар алачак.

Тиздән Татарстан даруханәләрендә яңа коронавирус инфекциясенннән билгеләнгән препаратларны өйдә дәваланучы пациентларга бушлай бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шулай дип белдерде. «Без бу юнәлештә актив эшлибез һәм якын көннәрдә әлеге даруларны бирә башлаячакбыз дип уйлыйм. Халыкның бушлай нигездә тиешле терапия алуын үзебез дә бик көтәбез», - дип искәртте ул. Министр ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта ведомствода әлеге эшне җайга салу процессы бара. Бушлай препаратларны таратуда волонтерлар да ярдәм итәчәк.

Татарстанда коронавирусны өйдә дәвалау өчен билгеләнгән препаратларны даруханәләрдә ноябрь урталарында бирә башларга планлаштырылган иде.

Әлмәттә бу эшкә волонтерларның да җәлеп ителәчәген район башлыгы туры эфир вакытында хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса