Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә кафе хуҗасына штраф салганнар

Әлмәттә "Пирамида" кафесы 50 мең сум штраф түләгән.

“Пирамида” кафесы хуҗасына карарларны бозган өчен штраф салынуын хәбәр итә коронавируска көрәш буенча оператив штаб.
Төнлә эшләгән җәмәгать туклану урынын полиция хезмәткәрләре ачыклаган. Бер тапкыр инде бу кафега 30 мең күләмендә штраф салынган булган, икенче штрафның күләме 50 меңне тәшкил итә.
Полиция хезмәткәрләре кафены 1:40 тикшергән, анда 10 кеше булган, димәк кафе эшләгән. Кафе хуҗасы килгән кешеләрнең тукланып бетүләрен көттек дип акланган. Әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан беркетмә төзелгән.
Бу елның 30 октябреннән җәмәгать туклану предприятиеләренең 23:00 сәгаттән 06:00 сәгатькә кадәр эшен тыю турында карар кабул ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса