Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Бүген Татарстанда 59 кеше коронавирус йоктырган.

2 очракның читтән кертелгән, ә калганнарының элемтә юлы белән йоктырылганлыгын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 


49 кеше өйләрендә дәваланса, 10 кеше хастаханәләргә урнаштырылган. 


Чирләүчеләрнең күпчелеген 30-50 яшьлекләр тәшкил итә, алар 19 кеше. 50дән 60 яшькә кадәр 14 һәм 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында авыручы 14 кеше билгеле.


Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 40 кеше чир йоктырган. 
Әлмәттә узган тәүлектә коронавирус очрагы ачыкланмаган. 


Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7979  сәламәтләнгән, шул исәптән 46 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: COVID-19