Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Узган тәүлектә Әлмәттә коронавирус очрагы ачыкланмаган

Узган тәүлектә Татарстанда 55 кеше коронавирус йоктырган. 

Узган тәүлектә Татарстанда 55 кеше коронавирус йоктырган. 

5 очракның читтән кертелгән, ә калганнарының элемтә юлы белән йоктырылганлыгын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
45 кеше өйләрендә дәваланса, 10 кеше хастаханәләргә урнаштырылган. 
Чирләүчеләрнең күпчелеген 30-50 яшьлекләр тәшкил итә, алар 23 кеше. 50дән 60 яшькә кадәр 11 һәм 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында авыручы 10 кеше билгеле.
Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 36 кеше чир йоктырган. 
Әлмәттә узган тәүлектә коронавирус очрагы ачыкланмаган. 
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,9 меңнән артык кеше авырган. Аларның 7,9 меңнән артыгы сәламәтләнгән, шул исәптән 63 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: COVID-19