Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда респиратор инфекцияләргә каршы көрәш өчен 3,5 мең урын бар

Covid-19 авырулары өчен 1,2 мең урын резервта тора һәм кирәк булганда ачылырга әзер.

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы белән көрәшү өчен 3,5 мең койка җәелдерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада кирәк булган саен, коронавирус белән авыручылар өчен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин булган 1,2 мең резерв койка әзерләнүе турында сөйләде.

Владимир Жаворонков аңлатканча, бу урыннар стационарларның койка фондын яки аның функционалын үзгәрткәндә барлыкка килергә мөмкин.

"Бу 1,2 мең урынга әзер госпиталь түгел", - дип тәмамлады министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса