Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында ике балигъ булмаган бала пешү факты буенча җинаять эше кузгатылды

Янгын вакытында тәннәре 40%ка пешү белән ике бала реанимациягә эләгә.

11 июль көнне Әлмәтнең медсанчастенә 2006 һәм 2010 елларда туган ике баланы хастаханәгә салганнар.

Башлангыч мәгълүматлар: зыян күрүчеләр ике туган кардәшләр. Балалар җәйгә Васильевка авылына әбиләре янына кайта. Алар мунчага кереп, розжиг сыеклыгы салынган шешәне күреп, аны яндырдылар. Нәтиҗәдә, ут балаларга күчә. Балалар мунчадан чыгып чапкач, әбиләре утны сүндергән һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Бу хакта ТР буенча РФ ТК хәбәр итә.

Тикшерү буенча әлеге шешәне өлкәннәр балалар өчен кулай урында тоткан. Бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Тулырак хәбәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса