Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында мунчадагы бензинга ут кабу аркасында 2 бала пешкән

11 июль көнне 17.36 сәгатьтә, ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Васильевка авылында 2 баланың тән җәрәхәте алуы турында хәбәр килде.

Бу хакта баланың анасы хәбәр итте. 

Балаларның шәхси мунчада булуы ачыклана, анда бензин һәм майлы канистра булган. Ул канистра идәнгә капланып сыеклыгы түгелгән, шуңа балалар ут төрткән.

14 яшьлек баланың кул һәм аяклары 40%ка пешкән . 10 яшьлек икенче бала (кунакта булган) шулай ук 40%ка кулын, аягын һәм битен пешергән. Балаларны медсанчастькә алып килгәннәр, аларны реанимациягә салалар.

Бу фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса