Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Никахсыз парны ни көтә?

Мәрхәмәтле Раббыбыз бернәрсәне дә болай гына тыймаган һәм әмер итмәгән. Никах – Аның рәхмәте ул.

Мөхәммәд Салләллаһу Галәйһи вә Сәлләм: "Никахлашыгыз, дөреслектә, мин Кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән горурланырмын", – дип әйткән.

Динебез буенча, ир-ат белән хатын-кызның никахсыз бергә яшәүләре Аллаһы Тәгалә алдында зур гөнаһ булып тора. Мәрхәмәтле Раббыбыз бернәрсәне дә болай гына тыймаган һәм әмер итмәгән. 
Парлар никахлашканнан соң, Раббыбыз алар арасына ихлас мәхәббәт, мәрхәмәт, ныклы сөю-хөрмәт итү хисләре, бәрәкәт сала. Һәр кеше моны аңларга һәм шуларга таянып эш итәргә тиеш.
Мәрхәмәтле Раббыбызның рәхмәте киң. Ул Үзенең яраткан колларына дөрес юлны күрсәтсен һәм тиешле карарларны кабул итәргә ярдәм итсен, дип догада булыйк.

Никахлашмыйча яшәү динебездә "Зина" дигән гөнаһлы гамәл булып тора. Пәйгамбәребез, никахта тормыйча зина кылган кешеләргә 100 тапкыр камчы белән суктыру тиешле, дигән.
Әлеге хөкем "Нур" сүрәсенең 2 нче аятендә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса