29 апрель 2019 яңалыклары
-
2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән
Төркиянең Казандагы Генераль консулы 2019 елда туристлар саны тагын да артыр дип өметләнә.
-
Рамазан аенда шәригать сораулары буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итеп булачак
8-800-222-76-67 номеры буенча Рамазан аеның беренче көненнән 10.00нан 16.00 кадәр шалтырата башларга мөмкин.
-
Лариса Гузеева: «Күз яшьләремә буылам, күңелем әрни»
Телетапшырулар алып баручы һәрвакыт оптимизм сакларга тырыша. Әмма Лариса Гузеева сүзләренчә, әнисенең вафатыннан соң ул дөньяга элеккеге карашын югалткан. Лариса Андреевна күптән түгел бакыйлыкка күчкән әнисен искә алып, еш елый икән.
-
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе “Бердәм Россия” праймеризында катнашачак
Татарстанда алдан тавыш бирү көне 26 майда узачак.
-
Россиядә юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучыларның бердәм базасын булдырачаклар
Электрон базага барлык кагыйдә бозучылар (россиялеләр дә, чит ил гражданнары да) турында мәгълүматлар кертү күздә тотыла.
-
Әлмәт театрында бәби туе
Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Шәһимарданов гаиләсендә зур вакыйга.
-
Бер атна эчендә Әлмәттә 39 бала дөньяга килгән
Иң зур сабыйның авырлыгы 4560 гр. булса, иң кечкенәсенең авырлыгы – 2460 гр.
-
Гөлсирин Абдуллина: «Майлы авыл ите ашыйсы килә»
Гөлсирин Абдуллина «Дуслык күпере» концерты белән гастрольләрдә йөри. Әллә Гөлсиринебезне сагыну басканмы, шул мотивтагы фотолар урнаштыра башлады. Башта ул «Гастрольдә ашау кайгырту әле монда», дип язган. Авылча ашыйсы килә икән аның. Рәхәтләнеп, тәмләп майлы авыл ите, ярмалы бәрәңге, яшел суган күз алдына килә аның.
-
"Татар-информ"да Изге Рамазан ае башлану турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
-
Биш әлмәтлене 75 ел төрмә көтә
Идел буе округының хәрби суды РФ территориясендә тыелган ислам дини партиясе эшендә катнашуда гаепләнүче биш әлмәтлегә хөкем карары чыгарды.
-
Әлмәттә Бердәм эшче хоккей лигасы җиңүчесе ачыкланды
27 апрель көнне Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда зур спорт бәйрәме – Бердәм эшче хоккей лигасы сезонының тантаналы ябылышы узды.
-
Диләрә Иләлетдинова никах укыткан [+ФОТО]
Җырчы Диләрә Иләлетдинова зур сөенече һәм никахыннан фотолары белән уртаклаша. "Бәхетле көнебез! Безнең тормыш китабыбызда тагын бер тарихи истәлекле көн билгеләнде. Аллага шөкер, мин бәхетле!" - ди Диләрә.
-
Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә
1 майдан 5 майга кадәр Россия халкын озын ял көннәре көтә.
-
Әлмәт юлларында 22 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды
27 апрель көнне Казан-Оренбург юлында юл-патруль хезмәте инспекторлары “Тоннель” операциясен уздырды.