26 октябрь 2018 яңалыклары
-
Чикләвек көч бирә
Әстерхан чикләвеге калий, кальций, магний, фосфор, тимер һәм башка матдәләргә бай. Көненә 3 әстерхан чикләвеге ашаган кеше 7 елга гомерен озынайта, дип дәлилли галимнәр. Тик көненә 3-4 чикләвектән дә күбрәк ашау ярамый.
-
Дөньяда иң начар автомобиль кайсысы?
Ул - Һиндстанда 1974 елдан 1982 елга кадәр чыгарылган "SAIL Badal" автомобиле, дип хәбәр итә “Мотор.ру”.
-
Әлмәттә «Юные ГТОшки» фестивале узды
25 октябрь көнне футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең манежында «Юные ГТОшки» фестиваленең финал этабы узды.
-
«Бигеш» аэропортыннан Дубайга яңа чартер рейслары ачылды
Очышлар март ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Әлмәт-Казан юлы тулысы белән ачылды [+ФОТОЛАР]
Капиталь ремонттан соң Казан-Оренбург федераль трассасының Әлмәт районындагы Яңа Еланьнан Рождественка авылына кадәрге участогы ачылды.
-
Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан
Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.
-
Мәҗбүри медицина иминиятенең яңа полисларын 1 ноябрьгә кадәр алырга тәкъдим иттеләр
Яңа үрнәктәге полислар бирү 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак.
-
Әлмәттә юл һәлакәте була [+ФОТО]
24 октябрь көнне 21 сәгать 35 минутта Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә “Ниссан Х-Треил” автомобиле йөртүчесе өстенлек бирми һәм “Калина” машинасы белән бәрелешә. "Лада Калина" үз чиратында “ГАЗ 330202” автомобиленә килеп бәрелә.
-
Җырчы Алсу Россиянең атказанган артисты булды
Тумышы белән Бөгелмәдән булган җырчы Алсуга мактаулы исем билгесен Россия мәдәният министры Владимир Мединский тапшырды.