22 июль 2018 яңалыклары
-
КФУның "Халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлешен тәмамлаучылар абруйлы эксперт-аналитиклар булачак
Әлеге юнәлеш буенча укырга керү өчен дүрт предметтан – тарих, җәмгыять белеме, рус теле, чит телдән БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк.
-
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Маршрут XVI-XIX гасырларда Азия белән Европа арасында яткан Бөек чәй юлын кабатлый.
-
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Казанда 22-24 июльдә “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Республика проект мәктәбе эшләячәк.
-
Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирәләр
Илсөя Бәрдретдиновага Мөслимдә “Татарстанның атказанган, Мөслимнең халык җырчысы” дигән мактаулы исем биргәннәр.
-
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
КФУ ректоры бердәм стандартларның дөньяви һәм дини уку йортлары арасындагы хезмәттәшлеккә, белем бирү программаларына караганлыгын җиткерде.
-
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
Бокс спорт төре буларак безнең эрага кадәр 688 елда кабул ителгән, дип санала.
-
КАРАҖИЛӘК НИДӘН ФАЙДАЛЫ?
Караҗиләк — иң файдалы җиләкләрнең берсе. Аның халык медицинасында кулланыла торган үзлекләрен галимнәр дә исбатлады. Караҗиләкнең күзләр өчен файдалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ул организмны күзнең челтәр катлавына зыян салучы ирекле радикаллардан саклый. Картаю процессын тоткарлый, күздәге кан тамырлары һәм капиллярлар эшчәнлеген нормага сала. Күз күремен яхшырту өчен табиблар караҗиләк ашарга киңәш итә
-
Элвин Грейга Хәния Фәрхинең җырын җырлауны катгый рәвештә тыялар [+ВИДЕО]
Радик Юльякшин бу хакта үзе сөйли. “Хәния Фәрхинең вафатына бер ел булды. Без “Әлдермешкә кайтам әле” җырын яңа аранжировкада әзерләгән идек. Әмма, кызганыч, бу җырны башкара алмыйм. Чөнки композитор катгый рәвештә каршы. Шуңа күрә концертта минем аранжировка яңгыраячак, аранжировкада Хәния апайның тавышын калдырдык, халык концертта җырлый алсын өчен шулай. Җырласын һәм “Кайтам әле Әлдермешкә”не искә төшерсен”.
-
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
Форумда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның татар милләтенең үзенчәлеген саклауда тоткан урыны каралачак.
-
Кура җиләге аспиринны алыштыра ала
Кура җиләге салицил кислотасына бай
-
Метеоритларны үзенә тартучы “Тынлык зонасы”
Мексика чүллегендәге “Тынлык зонасы” - дөньядагы иң мистик урыннарның берсе, дип яза Новости Mail.Ru. Ни өчен бу урынга шундый исем бирелгән? Биредә теләсә нинди радиосигнал югала, электр приборлары, компаслар, сәгатьләр эшләми.