Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә

Бокс спорт төре буларак безнең эрага кадәр 688 елда кабул ителгән, дип санала.

Спортка бәйле даталар исемлеге 2017 елда тагын бер бәйрәм белән тулыланды. 2018 елның 22 июленнән башлап Халыкара бокс көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Calend.ru Истәлекле көннәр календаре хәбәр итә.

  • Бокс спорт төре буларак рәсми рәвештә безнең эрага кадәр 688 елда кабул ителгән, дип санала. Ул вакытта йодрык сугышы антик Олимпия уеннарына кертелгән була. Заманча бокс Англиядә 18 гасыр башында барлыкка килгән, ә Олимпия хәрәкәте үсү белән, бокс 1920 елдан Олимпия уеннары исемлегенә кертелә. Кайбер илләрнең үз бокс төрләре дә бар – Франциядә француз боксы, Мьянмада - летхвей, Таиландта - Муай Тай.

Хәзерге вакытта бокс, спорт төре буларак, үзенә күп җанатарлар җәлеп итә. Россиядә боксны хөрмәтләү Бөтенроссия бокс көнен билгеләп үтүдә чагылыш таба. Ул соңгы елларда 22 июль көнне, бигрәк тә Мәскәүдә зурлап билгеләп үтелә. Илнең төрле почмакларыннан йөзләгән спортчы Кызыл мәйданга җыела. Бу көнне ул боксчыларның массакүләм күнекмәләр мәйданына әверелә. Аны бокс буенча чемпионнар үткәрә, шулай ук бокс ярышлары да уздырыла. Мондый чаралар илнең башка шәһәрләрендә дә була. Алар Россиянең Бокс федерациясе ярдәмендә уза һәм меңләгән тамашачыны җыя.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса